22 август көне Югары Ослан муниципаль районының яшьүсмерләр спорт клубында Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның районның үрнәк гаиләләре белән очрашу кичәсе узды

2014 елның 22 августы, җомга

Очрашуга районның бергә парлап озын гомер кичерүче,күп балалы,яшь булуларына да карамастан алдынгы үрнәк гаиләләрне чакырылдылар.Бу парлар халык арасында хөрмәткә лаек, алар балаларына дөрес тәрбия биреп, яшь буын алдында үрнәк гаилә булып торалар.

Район  башлыгы Марат Зиатдинов очрашуда катнашучыларны  кайнар котлады, аларга саулык,озын гомер,бәхет һәм гаилә иминлеге теләде.

Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова  бу парларның балаларын хөрмәткә лаеклы  кешеләр итеп үстереп, гаилә гореф-гадәтләрен саклап, үрнәк  гаилә булып яшәүләрен әйтте һәм аларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия  сәяси  партиясенең Югары  Ослан районы   бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәридә Янтыковада очрашуга килгән парларга үзенең  матур теләкләрен әйтте.

Очрашуга килгән парлар үзләренең гаилә бәхете серләре турында сөйләделәр. Районның мәдәният йорты  талантлары,сәнгать мәктәп укучылары аларга багышлап үзләренең матур җыр-биюләрен  бүләк иттеләр.Бәйрәм азагында кунакларны  чәй табынына чакырдылар  һәм истәлеккә бүләккә һәрбер парга плет бүләк иттеләр.Очрашу җылы атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International