Бу кичәдә районыбызның тормышларын намуслы хезмәттә уздырган, балаларын лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләгән гаиләләрне котладылар.
Бу үрнәк гаиләләрне хөрмәтләп кичәгә Лениногорск шәһәре һәм районы башлыгы Рәгать Галиәгъзәм улы Хөсәенов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутатына кандидат Ринат Илдус улы Шарифуллин килде.
ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан гаиләлрнең эшчәнлеге , хезмәтләре турында сөйләп үтелде. Аннан соң Рәгать Хөсәенов кичәнең кунакларын чын күңелдән котлап , аларга җәмгыятьне үстерүдә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Гаилә-иң якын кешеләр , ә бердәм гаилә - җәмгыятьнең ныклыгы”,- диде ул чыгышында.
Бу җылы сүзләрне , шәһәр башлыгы һәм Татарстан республикасы Дәүләт советы депутаты кандидаты тарафыннан тапшылрылган, рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тулыландырды.
Алар Никифоров Валерий Дмитрий улы һәм Әлфия Низамутдин кызы, Кабанов Игорь Пётр улы һэм Роза Мөзәгыйть кызы , Зиатдинов Рәдис Рәис улы һәм Әнисә Әсгать кызы, Габидуллин Хәдит Зиннәт улы һәм Минибану Имаметдин кызы,Шагиев Чулпан Рэшид улы һэм Роза Әхтәм кызы , Вилданов Мәҗит Сабирҗан улы һэм Гөлчәчәк Сәмәрхан кызы , Локманов Ринат Минехан улы һәм Ландыш Габбас кызы гаиләләренә тапшырылды.
Кичә бик матур , җылы атмосферада үткәрелде. Лениногорск артистлары башкаруында музыкаль комазицияләр куелды, ә инде кунаклар зур, бердәм , тату гаилә кебек ял алдылар.