2014 елның 24 августында ТР Лениногорск шәһәренең үзәк мәйданында “Сбежавшие невесты-2014” дип исемләнгән мероприятие үткәрелде

2014 елның 24 августы, якшәмбе

Ул инде менә өч ел рәттән үткәрелә һәм күренгәнчә традициягә әйләнеп бара. Бу юлы мероприятиядә 15 кәләш катнашырга үз теләген белдерде, аларның күбесе кияүдә. Күпләгән тамаша алдына алар яңадан үзләренең туй күлмәкләрен киеп, чәчләрен ясап килү мөмкинлекләрен кулландылар. Кәләшләр төрле конкурсларда, викториналарда теләп катнаштылар, биеделәр һәм фотосессия үткәрделәр.

Мероприятиянең турыдан-туры оештыручылары булып ”Невеста” салоны, ”Миллион шаров” компаниясе һәм фотограф Юлия Ситдикова торды. Алар тарафыннан Лениногорск шәһәренең балалар үзәк район больницасында ата-аналар карамагыннан мәхрүм калган балар хөрмәтенә хәйрия акциясе үткәрелде, шул максаттан балаларга күп күләмдә подгузниклар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International