Камил Зиятдинов мәктәп тәмамлар вакытка үзен медицинага багышлаячагын төгәл белә. Мондый карарга килүендә, мөгаен, әти-әнисе үрнәге дә хәлиткеч роль уйнагандыр. Аның әтисе Мөхәммәт Исмәгыйль улы – табиб-психиатр, ә әнисе Тәскирә Зиннәтулла кызы фельдшер-нарколог булып эшләде. Югары уку йортында белем алу гаять катлаулы булса да, ул Камилнең сайлаган һөнәре белән кызыксынуын арттыра гына. Камил Мөхәммәт улы исә студент чагыннан ук фтизиатрия белән мавыга. Әлеге өлкәдәге белемен арттыру максаты белән ул Мәскәү туберкулез институты аспирантурасына укырга керә. “Каменка” санаториендә эшләү исә кандидатлык диссертациясе өчен гаҗәеп бай материал тупларга мөмкинлек бирә. Камил Зиятдинов аны уңышлы яклый, ә 2003 елда исә докторлык диссертациясе әзерли.
Буа медицина училищесын тәмамлаган Фирдәүс белән дә Камил менә шушылай эш арасында, көндәлек ыгы-зыгыда таныша. Әмма бу очрашу аларның гомерлек язмышын хәл итә дә куя – берничә айдан яшьләр, туйлар уздырып, гаилә дә корып куялар.
Төп кыйммәт, мөгаен, гаиләнең тулы булуында, балаларның әти-әниләренең шәхси үрнәгендә тәрбияләнүендәдер. Үз әти-әниеңне хөрмәт итү дә – балаларга матур үрнәк. Төп эшләренә күпме генә вакытларын сарыф итсәләр дә, Камил Мөхәммәт улы белән Фирдәүс Фарук кызы менә дигән әти-әни. Уллары Хәлил әти-әнисе эзеннән китәргә булган һәм Казан медицина университетына укырга кергән. 2012 нче елда аны тәмамлаганнан соң, армия хезмәтенә киткән һәм герой-шәһәр Севастопольгә Хәрби-Диңгез Флотына хирург итеп җибәрелгән. Армия хезмәтеннән соң Хәлил ординатурага юл тоткан һәм хәзерге вакытта укый да, Әтнә районында хирург та булып эшли. Кызлары Миләүшә, күңеленә ошаган һөнәрне сайлап, авыл хуҗалыгы академиясенә укырга кергән.
Зиятдиновлар заманында Биектау районы җитәкчесе булган һәм хәзер дә аның үсешенә ярдәм итеп торучы Рөстәм Нургалиевич белән очрашуга бик шат булуларын да билгеләп үттеләр.