Агымдагы елның 25 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Татарстанда ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә йомгак ясалды. Август ае дәвамында тантаналар йортына никахларын теркәргә килгән яшь парлар, аларның кунаклары, идарә белгечләре хәлләреннән килгәнчә быел мәктәпкә җыенучы Эльвина Абраровага матди ярдәм күрсәтә ала иде. Алдагы елларда әлеге акция барышында җыелган акчалар “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә тапшырылган булса, быел матди ярдәм адреслы иде. Акция символикасы төшерелгән кубны ГХАТ идарәсе белгечләре Эльвина һәм аның әнисе Сиринә каршында ачып, җыелган акчаларны ияләренә тапшырдылар. Яшь хатынның күзеннән атылып чыккан рәхмәт яшьләре, кечкенә кызның гел бишлеләр генә алып, яхшы укырга биргән вәгъдәләре ГХАТ идарәсе белгечләренең тырышлыклары бушка китмәгәнлегенә аермачык дәлил булды.