ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген, 2014 елның 27 август көнне, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 3000 парның никахын теркәделәр. Гавриловлар гаиләсен ихластан котлыйбыз, аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!

2014 елның 27 августында башкалабыз Казанда  Татарстан Президенты исеменнән республикабызның иң яхшы гаиләләрен кабул иттеләр. Бөгелмә районыннан бу тантанага Ягофаровлар гаиләсе тәкъдим ителде. Бер береңне бәхетле итәргә омтылу, якыннарың өчен яшәү, гаиләне саклау, Йортны кору – бу даими хезмәт. Фаит Кадим улы белән Нурия Марс кызы 37 ел инде иңне-иңгә куеп, җылылык һәм мәхәббәт белән тулылындырып, үз Йортларын булдыралар. Бөгелмә шәһәренең үзәк почтасында очраклы рәвештә танышу мәхәббәткә әверелеп, 1977 елның 26 августында Бөгелмә ГХАТ бүлегендә яңа гаиләнең никахы теркәлә.

      Фаит  Кадим улы  һәм  Нурия Марс кызы 1984 елдан Бөгелмә шәһәрендә яшиләр һәм хезмәт итәләр. Бүгенге көндә алар танылган хезмәткәрләр:  Нурия Марс кызы – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, “Россия Федерациясенең мәгарифе почетлы хезмәткәре”. Фаит Кадим улы 25 елдан артык ГАУЗ “Бөгелмә ҮРБ”ның дәвалау бүлегендә баш врач урынбасары вазифасы белән хирурог-уролог хезмәтен берләштерә. Аның да фидакарь хезмәте Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау Министрлыгыннан Почёт грамоталары белән билгеләнә.

 

       Тату гаилә ике ул тәрбияләп үстерә. Олы уллары Оскар – физика-математика фәннәре кандидаты. Ул хәзерге вакытта Мәскәү хөкүмәтенең фән, сәнәгать сәясәте һәм эшмәкәрлеге Департаменты карамагындагы  инвестиция проектлары катнашындагы идарә җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкара. Кечеләре – Тимур – МФТИның (Мәскәү физика-техник институты) 5 курсын тәмамлады һәм РОСНАНОның инфраструктура һәм төзелеш программалары Фондына практик эшкә кереште. Гаиләдә иң мөһиме – бер-береңне аңлау, ышаныч, якыннарыңа мәхәббәт һәм ихтирам, олыларны хөрмәтләү, гаиләдә электән килгән тәртипне саклау, - дип уйлый Ягофаровлар гаиләсе. Гаилә дип берләштерелгән бу Йортта тату һәм шатлыкта яшиләр алар.

Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 100-нче сабый туды. Гизатуллиннар гаиләсенә тантаналы төстә – Гизатуллин Артем Алмаз улына туу турында таныклык һәм йомшак уенчык тапшырылды.

Бу гаилә үзләренең алтын туйларын бәйрәм иттеләр. Алар хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр, тәбрикләүләр әйтелде һәм кыйммәтле бүләк – телевизор тапшырылды.

      Әлеге чарада Теләче муниципаль районыннан Рөстәм һәм Гөлсинә Мөхәмәтшиннар да катнаша. Әлеге гайләнең тарихы бик матур: ике кыз үстерү өстенә Рөстәм белән Гөлсинә районда беренчеләрдән булып эре мөгезле терлек һәм нәселле сарыклар үрчетү буенча фермер хуҗалыгы ачып җибәрделәр, бүгенге көндә дә әлеге хуҗалык алдынгылар рәтендә барып,башкаларга үрнәк булып тора.


26
август, 2014 ел
сишәмбе

Һәрбер кеше үзенең туган илен яратырга һәм аның белән горурланырга тиеш.Без бай тарихлы һәм искиткеч матур Казан шәһәрендә яшибез.Еллар узган саен шәһәрләр үзгәрә,яңара.

26 август көнне “Казан” Гаилә үзәгенең ак холлында шәһәр көненә багышланган очрашу узды. Кунакка зур тормыш юлын үткән бриллиант юбилярлар,икенче һәм өченче балалары туган яшь гаиләләр һәм шәһәребезнең яшүсмерләре – үзләренең беренче паспортларын тапшыруга чакырылган иде.

Тантаналы очрашуда узләренең матур җырларын һәм биюләрен Казан шәһәре Совет районының 171 һәм 111 мәктәп укучылары бүләк итте.

Барлык Казан шәһәре халкын шушы олы бәйрәм белән котлыйбыз! Илләребез тыныч,көннәребез аяз булып,мул тормышта яшәргә язсын! Бәйрәм белән Сезне!

Бу көнне гаиләләргә бүләкләр тапшырдылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар  ял минутларын бүләк итте.

Агымдагы елның 26 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең тантаналар залында район башлыгы Айдар Метшин һәм аның тормыш иптәше Наилә Метшина  исеменнән кабул итү тантанасы булып узды. Әлеге чара Республика көне һәм шәһәр көне уңаеннан үткәрелде. Мәртәбәле кабул итүгә шәһәр һәм районыбызның күркәм, күз өстендә кара каш булган, хөрмәт һәм ихтирамга лаек гаиләләре чакырулы иде. Кунакларны сәламләп Айдар Метшин әлеге чараның нәкъ ГХАТ идарәсенең тантаналар залында узуына ишарәләп, моның символик мәгънәгә ия икәнен ассызыклады. Көн сан диярлек дистәләгән яшь пар кавышкан, сабыйларга исем кушылган, юбилярларны хөрмәтләгән залның гөмбәзләре, әйтерсең лә, үзләре үк бүген нигез салынган традициянең озын гомерле булуына ишарәләп, хәер-фатихада торалар, дип белдерде район башлыгы. Үз чиратында Айдар Метшинның тормыш иптәше Наилә ханым алар гаиләсе өчен дә агымдагы елның юбилейлы булуын билгеләп үтте. Быел Метшиннар гаиләсе тормыш корып яши башлауларының көмеш туйларын билгеләп үткән. Кичә барышында шушы араларда гына зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән Мәсъгүт әфәнде белән Зәйнәп ханым Сибгатовларны, алтын юбилярлар Исмәгыйлевлар, Распоповлар, Кротовларны зурлап котладылар. Моннан тыш Республика көне 30 августта никахларын рәсмиләштерәчәк Юрий Павлов белән Лилия Мөхетдинованың ярәшү йоласы булып узды. Кабул итү мәҗлесенең рәсми өлешеннән соң шәһәребезнең мәдәният осталары концерты булды.     

2014 елның 26 августында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда шәһәр башлыгы В.Г.Шайхразиев белән очрашу узды. Бәйрәмгә 20 матур гаилә чакырылды. Очрашу барышында Нуриәхмәтова Элинага исем кушу тантанасы курсәтелде. Бәйрәм күтәренке рухта шәһәребезнең иҗади төркем чыгышлары белән алып барылды.

Бик күп җылы сүзләр әйтелде безнең юбилярларга.

         Алар нәкъ 50 ел кулга-кул тотынышып, икәүләшеп таңнарны каршылыйлар. Көннәр, атналар, айлар, еллар үтә, бары тик мәхәббәтләре генә сүнми. Мәхәббәтләре алар өчен генә түгел, шулай ук балалары, оныклары һәм оныкчыклары якорь булып тора. Бергәләшеп шатлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне уртаклашканнар.

Алар арасында:

- Илья улы Юрий һәм Кузьма кызы Мария Цибыннар

- Петр улы Николай һәм Федор кызы Нина Володиннар

- Афанасий улы Виктор һәм Ефим кызы Валентина Башкирцевалар

- Зарип улы Гилемхан һәм Музип кызы Кәшифә Зариповлар

- Николай улы Владимир һәм Василий кызы Чулковалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International