27 август көнне Әтнә районыннан Сабиров Наил Закир улы һәм Сабирова Ләлә Габделхак кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Наил Закир улы Әтнә районына бик күп көч керткән кеше, ул авыл хуҗалыгын үстерүдә, яңа объектлар төзүдә районда зур көч кертте. Сабировлар гаиләсе 3 искиткеч ул үстерделәр. Алар Татарстанның экономикасын үстерүдә катнашалар. Сабировлар гаиләсе районда үрнәк гаилә булып санала һәм зур хөрмәткә лаек.
Республика көне алдыннан, 27 августта Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Д.А.Гилязов, Алексеевск районы ФМС бүлеге җитәкчесе С.В.Сквроцова котлады. Бу көн балаларның күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Район Башлыгы тарафыннан оештырылган бу чара, купләрнең күңелендә күркәм бәйрәм истәлеге булып сакланыр. Балык бистәсе икенче мәктәбенә дистәдән артык иң күркәм гаиләләр җыелган иде. Район башлыгы иң яхшы гаиләләрне күркәи бәйрәм белән котлады. Бүләклрәр тапшырылды. Мәктәп укучылары концерт номерлары белән гаиләләрнең күңеләрен ачтылар.
Мәхәббәт дигән тылсымлы сер 15 ел элек аларның чәчләрен чәчкә бәйли дә, бәхет тулы гаиләгә нигез сала. Бәхетле гаиләнең олы куанычлары булып өч ир бала үсеп килә. Рөстәмнең аларга үзенчә мәхәббәте: “Азаматым — күңелем, Тимерханым — йөрәгем, Рамзаным — тәмлем”,— дип сөя ул нәсел дәвамчыларын.
Гаилә башлыгы Рөстәм Казанда эшли, күпкатлы йортларга автоном ягу казаннары кую буенча оешма җитәкчесе. Төп эше өстенә хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә җай таба. Гаилә учагының җылысын саклаучы, улларына әни назының бар кадерен биреп яшәүче Гүзәл ханым Арчаның 1нче мәктәбендә укучыларга белем серләрен чишә.
Президент белән очрашуны алар дулкынланып көтте. Ил җитәкчесенә, район башлыгына күңелләрендә бары тик хөрмәт хисе генә. “Кайларда гына йөрсәм дә (кайчак республикадан читкә дә чыгып китәргә туры килә), Арчабызны сагынып кайтам, чөнки аннан да гүзәл җир дөньяда юк, — ди Рөстәм Фәйзрахманов. — Халыкның яшәү шартларын гел уңай якка алып баруы өчен Президентыбызны хөрмәт итәм. Республика өчен кайгыртып эшләүче шундый Президентыбыз булуы татар халкы өчен горурлык”.
Гомер үтәр, Фәйзрахмановларның да гаилә тарихын яшьлек елларындагы сагынып сөйләрлек истәлекләр баетыр. Ул истәлекләрне аларга бәхетле булып, оныклары гына түгел, оныкчыклары белән дә уртаклашып яшәргә язсын!
27 нче август көнне Казан шәһәрендә Татарстан Президенты һәм аның тормыш иптәше республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итә. Безнең Кукмара районыбыздан Василий Николай улы һәм Мария Михаил кызы Рамазановлар гаиләсе катнашачак. 1 нче августта бу гаилә тормыш корып яши башлауларына кырык еллык юбилейларын билгеләп үтте.
Гаилә башлыгы балалары өчен генә түгел, тирә-яктагылар өчен дә үрнәк. Ул зур эшчәнлеге, игътибарлы, ихтирамлы булуы белән кешеләрне үзенә җәлеп итә. Василий Николай улы 40 елдан артык инде Оштарма-Юмья урта мәктәбендә тарих укыта, I категорияле укытучы, ә 2009 нчы елда “Иң яхшы ел укытучысы” дип табылды. Аның җитәкчелегендә тирә-якны өйрәнү музее булдырылды. Мария Михаил кызы бөтен гомерен колхозда икътисадчы булуга багышлый. Бу бәхетле гаиләдә 2 ул һәм кыз туган, инде 7 оныклары да бар.
Иң элек республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 54 гаилә “Казан” гаилә үзәге никахлашу сараенда булдылар. – Без әлеге матур бинаны карадык. Безне котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Күккә күгәрченнәр җибәрү вакыты аеруча күңелгә кереп калды. Аннан соң безне Кремльдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Үз адресыбызга матур сүзләр ишеттек, Татарстан сәнгать осталары концертын карадык. Шушы онытылмас чара өчен Президентка, барлык оештыручыларга һәм район башлыгы Зөфәр Гарәфиевка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Казанга без МР башкарма комитеты ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова җитәкчелегендә бардык.
Җылы тәбрикләү сүзләре ана капиталы сертификатларын алырга килгән әниләргә әйтелде.
Казан шәһәре Киров районының Россия Федерациясенең пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге Фаттахова Л.С. урынбасары ике гаиләгә анна капиталы сертификатларын тапшырды.
Казан шәһәренең Киров ЗАГС бүлеге Липовая Светлана Ирек кызы мөдире бәхетле әниләрне дәрәҗәле исем белән һәм гаилә коне белән котлады.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда бүген, 2014 елның 27 август көнне, “бриллиант”, “изумруд”, “алтын ” юбилярларның парады узды. Тантанада Гарифуллиннар Өлфәт Ибәт улы Һәм Савия Зөлкәй кызы, Шарпиковлар Әделша Атаулла улы Һәм Фәридә Габдрахман кызы, Помыткиннар Евгений Павлович Һәм Нина Николаевна, Бухаровлар Николай Никифорович Һәм Валентина Дмитриевна катнаштылар.
Бәйрәмне ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г. Зарипова ачты, аларга котлау сүзләре әйтте Һәм фотопортрет, почет актлары тапшырды.
Юбилярларны район хезмәткәрләре, балалары, оныклары котладылар.