27 нче август көнне Казан шәһәрендә Татарстан Президенты һәм аның тормыш иптәше республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итә

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

27 нче август көнне Казан шәһәрендә Татарстан Президенты һәм аның тормыш иптәше республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итә. Безнең Кукмара районыбыздан Василий Николай улы һәм Мария Михаил кызы Рамазановлар гаиләсе катнашачак. 1 нче августта бу гаилә тормыш корып яши башлауларына кырык еллык юбилейларын билгеләп үтте.

Гаилә башлыгы балалары өчен генә түгел, тирә-яктагылар өчен дә үрнәк. Ул зур эшчәнлеге, игътибарлы, ихтирамлы булуы белән кешеләрне үзенә җәлеп итә. Василий Николай улы 40 елдан артык инде Оштарма-Юмья урта мәктәбендә тарих укыта, I категорияле укытучы, ә 2009 нчы елда “Иң яхшы ел укытучысы” дип табылды. Аның җитәкчелегендә тирә-якны өйрәнү музее булдырылды. Мария Михаил кызы бөтен гомерен колхозда икътисадчы булуга багышлый. Бу бәхетле гаиләдә 2 ул һәм кыз туган, инде 7 оныклары да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International