Мәхәббәт дигән тылсымлы сер 15 ел элек аларның чәчләрен чәчкә бәйли дә, бәхет тулы гаиләгә нигез сала. Бәхетле гаиләнең олы куанычлары булып өч ир бала үсеп килә. Рөстәмнең аларга үзенчә мәхәббәте: “Азаматым — күңелем, Тимерханым — йөрәгем, Рамзаным — тәмлем”,— дип сөя ул нәсел дәвамчыларын.
Гаилә башлыгы Рөстәм Казанда эшли, күпкатлы йортларга автоном ягу казаннары кую буенча оешма җитәкчесе. Төп эше өстенә хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә җай таба. Гаилә учагының җылысын саклаучы, улларына әни назының бар кадерен биреп яшәүче Гүзәл ханым Арчаның 1нче мәктәбендә укучыларга белем серләрен чишә.
Президент белән очрашуны алар дулкынланып көтте. Ил җитәкчесенә, район башлыгына күңелләрендә бары тик хөрмәт хисе генә. “Кайларда гына йөрсәм дә (кайчак республикадан читкә дә чыгып китәргә туры килә), Арчабызны сагынып кайтам, чөнки аннан да гүзәл җир дөньяда юк, — ди Рөстәм Фәйзрахманов. — Халыкның яшәү шартларын гел уңай якка алып баруы өчен Президентыбызны хөрмәт итәм. Республика өчен кайгыртып эшләүче шундый Президентыбыз булуы татар халкы өчен горурлык”.
Гомер үтәр, Фәйзрахмановларның да гаилә тарихын яшьлек елларындагы сагынып сөйләрлек истәлекләр баетыр. Ул истәлекләрне аларга бәхетле булып, оныклары гына түгел, оныкчыклары белән дә уртаклашып яшәргә язсын!