Сабировлар гаиләсе ТР Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

27 август көнне Әтнә районыннан Сабиров Наил Закир улы һәм Сабирова Ләлә Габделхак кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Наил Закир улы Әтнә районына бик күп көч керткән кеше, ул авыл хуҗалыгын үстерүдә, яңа объектлар төзүдә районда зур көч кертте. Сабировлар гаиләсе 3 искиткеч ул үстерделәр. Алар Татарстанның экономикасын үстерүдә катнашалар. Сабировлар гаиләсе районда үрнәк гаилә булып санала һәм зур хөрмәткә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International