ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

1984 нче елда Николай Силагорович Чуваш Чебоксары авылында булачак хатыны Любовь Константиновна белән таныша. Любовь Константиновна Чистай медицина колледжын тәмамлап, Казанда фельдшер булып эшли. 1986 нчы елда өйләнешәләр. 1987 нче елда Николай Силагорович Казан педагогик университетын тәмамлый. География укытучысы булып Чуваш Чебоксары авылында эшли башлый. Эшендәге уңышлары эчен Любовь Константиновна Сәламәтлек саклау министрлыгының почет грамотасы белән, шулай ук район башлыгының Рәхмә т хаты белән бүләкләнә. Район башлыгы грантына ия була. Николай Силагорович  Мәгариф министрлыгының  “Мәгарифтәге уңышлары өчен” билгесенә;Яңа Чишмә мәгариф бүлегенең мактау грамотасына ия. 3 кызлары да әтиләре юлыннан киткәннәр-укытучылар.  Кызлары Ольга Казанның 97 нче мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. Икенче кызлары  Анна Казанның 121 нче мәктәбендә тарих укытучысы. Өченче кызлары Полина Казанның 232 нче балалар бакчасында физкультурадан инструктор булып эшли.  . Вячеслав Михайлович Гусляровлар гаиләсенә иминлек, тыныч тормыш теләп, чәчәкләр,бүләк һәм ашамлыклар пакеты тапшырды.

Әлеге очрашуда һәр авыл җирлегеннән һәм шәһәрдән семья парлары катнаштылар. Алар төрле профессия вәкилләре: укытучылар, табиблар, фермерлар, почта эшчеләре, күпбалалы семьялар һәм башкалар.

Район Башлыгы В.С.Чершинцев барлык катнашучыларны котлады һәм гаилә – ул тормышның иң мөһим өлеше икәнлеген ассызыклады. Шундый нык, сәламәт, балаларына яхшы тәрбия биргән гаиләләр белән районыбыз, республикабыз һәм гомумән илебез горурлана ала.Юкка гына, гаилә – җәмгыятьнең нигезе дип әйтмәгәннәр.

Очрашу бик җылы һәм дустанә шартларда узды.Кайбер парлар үзләренең гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар һәм “Гаилә бәхете сере кайда ул?” дигән төп сорауга  җавап бирделәр.Өстәмә белем бирү үзәге укытучылары һәм укучылары музыкаль программа әзерләделәр. Чара Р.Сафарова башкаруындңа “Родительский дом” җыры белән тәмамланды.

Әлеге чараның кунагы КФУ ректоры И.Р.Гафуров булды.

    Акция Тәтеш муниципаль районында гаилә һәм сәламәтлек елы уңаеннан һәм Республика көне кысаларында  узды.

    Теләгән кеше үзенең гәүдә авырлыгы индексын (озынлык, авырлык), артериаль кан басымын һәм кандагы глюкозаны тикшертә алдылар. Шулай ук төрле авыруларга профилактика һәм сәламәтлек саклауга карата төрле агитацион битләр, брошюралар тараттылар.

     ЗАГС бүлеге белгечләре дә әлеге чараларда актив катнаштылар: район Башлыгы белән очрашуда катнашкан семья парлары чакырылган иде.

Яңа уку елы алдыннан Казан шәһәре Киров районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе һәм Татарстан Республикасының Россия ФМХИ Казан шәһәре Киров районы бүлеге белән берлектә паспортлар тантаналы рәвештә тапшырылды.

Татарстан Республикасының Россия ФМХИ Казан шәһәре Киров районы Даутов Дамир Камил улы килгән егетләргә һәм кызларга документлар белән кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Киров ЗАГС бүлегенең баш белгече Корнилова Ирина Владимир кызы балаларга гаиләдәге гореф-гадәтләренең мөһимлеге турында сөйләде һәм аларга “Гаилә битләре” дигән белешмә китабын тапшырды.

   2014 елның 28 августында Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа муниципаль район башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Г.М. Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде һәм якынлашып килүче Татарстан Республикасы көне һәм Белем бәйрәме белән котлады. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г.Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты. Шулай ук тантанада Буа шәһәренең ОАО «АИКБ «Татфондбанк» филиалы вәкилләредә катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Август аенда Байлар Сабасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Татарстан: инновация төбәге мәгарифе» дигән темага мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең чираттагы август киңәшмәсе узды.

Киңәшмә кысаларына кергән чаралар “Профессиональлек, инновацияләр, иҗат, уңыш–федераль дәүләт мәгариф  стандартын сыйфатлы тормышка  ашыруның нигезе” дигән  секция эше белән  районыбызда инде 8 августтан  башланып  китте. Мәгәриф һәм фән министерствасы белән мунипаль мәгәриф оешмалар арасында узара йогынты ясау килешуенә тантаналы кул кую узды.

 

Очрашуда яшь буынга үрнәк булган, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән,  бер тармакта хезмәт итүче гаилә парлары,авыл һәм республика үсешенә саллы өлеш керткән  гаиләләр чакырылган иде.

  Район башлыгы Альберт Илгизәр улы, илебезнең нигезе булган гаилә традицияләрен саклаганнары, яшь буынга мәхәббәт, тугрылык, ихласлылык кебек кыйммәтләрнең бөеклеген күрсәткәннәре өчен гаиләләргә тирән  ихтирамын һәм рәхмәтен белдерде.

   Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды һәм бик җылы атмосферада үтте

      2014 елның 28 августында Буа муниципаль районында беренче тапкыр район башлыгы А.К.Айзетулловның иң яхшы гаиләләр белән тантаналы очрашуы узды. Очрашуга яшь буынга үрнәк булган, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән “Бриллиант” һәм“Алтын” парлар, шулай ук районда иң күп гаилә стажы булган Гавриловлар гаиләсе, күп балалы гаиләләр чакырылган иде.  Район башлыгы гаиләләргә тирән  ихтирамын һәм рәхмәтен белдерде. Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды, бик җылы атмосферада үтте. Бәйрәмгә чакырылган гаиләләргә истәлеккә бүләкләр тапшырылды. 


27
август, 2014 ел
чәршәмбе

Гаилә башлыгы Леонид Андреевич 1930 нчы елның 18 нче августында туган.Гомере буе үз авылында эшләгән: балта остасы, завхоз, МТФ җитәкчесе дә булган. Мария Васильевна шулай ук гомере буе колхозда  эшлэгэн.Дүрт бала устергэннэр. Олы уллары-Михаил, Чаллы шәһәрендә эшли һәм яши;хатыны белән ике бала үстергәннәр, инде оныклары бар. Икенче уллары- Петр Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә яши;ике баласы, 3 оныгы бар.Кызлары Татьяна Казан шәһәрендә эшли һәм яши. Ике улы бар.  Төпчек уллары Александр авылда яши. Хатыны белән ике бала үстерәләр.Ольга һәм Леонид Беляевлар 3 ел элек алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Беляевлар гаиләсе бик тату яшиләр.Барлык бәйрәмнәрне дә төп йортта бабалар,оныклар белән бергә үткәрәләр. Вячеслав Михайлович Беляевлар гаиләсенә иминлек, тыныч тормыш теләп, чәчәкләр,бүләк һәм ашамлыклар пакеты тапшырды.

      Гаиләләр хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе Татарстанда беренче мәртәбә үткәрелә. Казан Кремленә бүген бөтен республикадан 54 гаилә чакырдылар. Алар арасында гаиләләренә    50 елдан артык булган парлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре, табиблар, педагоглар, төзүчеләр, хәрбиләр гаиләләре булды.

      Кунакларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, мондый очрашу беренче мәртәбә уздырыла. “Республика көне алдыннан без Татарстанның иң яхшы гаиләләрен, бөтен безнең районнар һәм шәһәрләр, төрле һөнәрләр вәкилләрен җыйдык”, - дип әйтте Р.Миңнеханов. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International