Акция Тәтеш муниципаль районында гаилә һәм сәламәтлек елы уңаеннан һәм Республика көне кысаларында узды.
Теләгән кеше үзенең гәүдә авырлыгы индексын (озынлык, авырлык), артериаль кан басымын һәм кандагы глюкозаны тикшертә алдылар. Шулай ук төрле авыруларга профилактика һәм сәламәтлек саклауга карата төрле агитацион битләр, брошюралар тараттылар.
ЗАГС бүлеге белгечләре дә әлеге чараларда актив катнаштылар: район Башлыгы белән очрашуда катнашкан семья парлары чакырылган иде.