1984 нче елда Николай Силагорович Чуваш Чебоксары авылында булачак хатыны Любовь Константиновна белән таныша. Любовь Константиновна Чистай медицина колледжын тәмамлап, Казанда фельдшер булып эшли. 1986 нчы елда өйләнешәләр. 1987 нче елда Николай Силагорович Казан педагогик университетын тәмамлый. География укытучысы булып Чуваш Чебоксары авылында эшли башлый. Эшендәге уңышлары эчен Любовь Константиновна Сәламәтлек саклау министрлыгының почет грамотасы белән, шулай ук район башлыгының Рәхмә т хаты белән бүләкләнә. Район башлыгы грантына ия була. Николай Силагорович Мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге уңышлары өчен” билгесенә;Яңа Чишмә мәгариф бүлегенең мактау грамотасына ия. 3 кызлары да әтиләре юлыннан киткәннәр-укытучылар. Кызлары Ольга Казанның 97 нче мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. Икенче кызлары Анна Казанның 121 нче мәктәбендә тарих укытучысы. Өченче кызлары Полина Казанның 232 нче балалар бакчасында физкультурадан инструктор булып эшли. . Вячеслав Михайлович Гусляровлар гаиләсенә иминлек, тыныч тормыш теләп, чәчәкләр,бүләк һәм ашамлыклар пакеты тапшырды.