2014 елның 28 августында Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.И. Рәхмәтуллинның иң яхшы гаиләләр белән тантаналы очрашуы узды

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Очрашуда яшь буынга үрнәк булган, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән,  бер тармакта хезмәт итүче гаилә парлары,авыл һәм республика үсешенә саллы өлеш керткән  гаиләләр чакырылган иде.

  Район башлыгы Альберт Илгизәр улы, илебезнең нигезе булган гаилә традицияләрен саклаганнары, яшь буынга мәхәббәт, тугрылык, ихласлылык кебек кыйммәтләрнең бөеклеген күрсәткәннәре өчен гаиләләргә тирән  ихтирамын һәм рәхмәтен белдерде.

   Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды һәм бик җылы атмосферада үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International