2014 нче елның 27 нче августында Яңа Чишмә район башлыгы Вячеслав Михайлович Козлов Архангельск бистәсе авылында яшәүче иң яхшы гаилә Беляев Леонид Андреевич һәм Беляева Мария Васильевна белән очрашты

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

Гаилә башлыгы Леонид Андреевич 1930 нчы елның 18 нче августында туган.Гомере буе үз авылында эшләгән: балта остасы, завхоз, МТФ җитәкчесе дә булган. Мария Васильевна шулай ук гомере буе колхозда  эшлэгэн.Дүрт бала устергэннэр. Олы уллары-Михаил, Чаллы шәһәрендә эшли һәм яши;хатыны белән ике бала үстергәннәр, инде оныклары бар. Икенче уллары- Петр Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә яши;ике баласы, 3 оныгы бар.Кызлары Татьяна Казан шәһәрендә эшли һәм яши. Ике улы бар.  Төпчек уллары Александр авылда яши. Хатыны белән ике бала үстерәләр.Ольга һәм Леонид Беляевлар 3 ел элек алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Беляевлар гаиләсе бик тату яшиләр.Барлык бәйрәмнәрне дә төп йортта бабалар,оныклар белән бергә үткәрәләр. Вячеслав Михайлович Беляевлар гаиләсенә иминлек, тыныч тормыш теләп, чәчәкләр,бүләк һәм ашамлыклар пакеты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International