ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Республика көне алдыннан Балык Бистәсе районында яңя мәдәният йорты ачылды. Ана авыл халкы түземсезлек белән көтте, чөнки авыл яшләре өчен никах теркәргә, балаларга түгәрәкләр, концертлар оештырырга, олы яштәгеләргә җыелып кул зшләре, җырлап күңел ачырга бина юк иде.

 

2014 елның 28 августында “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Васильевич Друк белән ГХАТ бүлеге мөдире Елена Яковлевна Миннигалямова районның авыл җирлеге башкарма комитетларына тикшерү белән чыктылар. Монда Ивановка, Тимәш, Керкәле, Федотовка һәм Куакбаш авыл җирлеге башкарма комитетлары каралды. Тикшерү барышында гражданлык хәле актлар теркәү буенча таныклыкларның, печать, штампларның саклау урыннарын, документлар, охрана һәм пожар сигнализацияләрен, сейф һәм тәрәзәләрдәге тимер рәшәткәләрнең барлыгы каралды. Шулай ук ГХАТ бүлеге мөдире тарафыннан гражданлык хәле актлар теркәү буенча герблы таныклыкларының хисабын алып бару журналлары тикшерелде.

         Мондый тикшерү районның калган авыл җирлеге башкарма комитетларында да үткәреләчәге күздә тотыла. 

28 август көнне район ЗАГС бүлегендә районның иң күркәм гаилә парлары хөрмәтләнде. Бу гаиләләр арасында озак еллар бергә гомер кичереп, юбилейлы даталарын билгеләп үтүче, күп бала тәрбияләп үстерүче яшь, авыл хуҗалыгы алдынгылары, тормыш юлын балаларга белем бирүгә багышлаган, асрауга бала алып үстергән күркәм гаиләләр хөрмәтләнде.

      Тантанада катнашучыларны район башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Шакир Ягудин, Ринат Гайзатуллин, Рашит Гафиятуллин сәламләде һәм гаилә традицияләрен буыннан буынга җиткереп хезмәт иткәннәре, җәмәгать эшендә актив катнашканнары өчен хөрмәт сүзләрен белдерделәр.

-       Сез үз үрнәгегездә гаилә төзү ул зур шатлык икәнлеген күрсәтәсез. Олырак буынга

хөрмәтебез тагын да зур, алар илебезнең иң авр елларын үз җилкәләре аша үткәреп, сынмый-сыгылмый яшәүләрен дәвам итәләр, намуслы хезмәт белән мактау казаналар. Нәтиҗәдә, бар авырлыклар бәхеткә, шатлыкка китерүен дәлиллиләр. Бер-берегезне саклап, киләчәктә дә шулай матур итеп, бәхетле яшәгез,- диде район башлыгы Александр Шадриков.

        Барлык гаилә парларына да хөрмәт йөзеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Агымдагы елда игезәк балалары туган Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Карабаевлар һәм Яңа Чүпрәледән Бакировлар гаиләләренә район башлыгы бүләкләр тапшырды.

        Чара барышында район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан конөерт программасы әзерләнгән иде. Алар җылы котлаулар аша сугарылган эчтәлекле җырларын бүләк иттеләр.

        Бирегә чакырылган гаилә парларының һәркайсы хөрмәткә лаек, һәммәсе шушы туган җирләрендә яши, илгә-көнгә лаеклы өлеш кертә алганы белән горурлана.

        Республика һәм район оешу көне алдыннан үткән әлеге бәйрәм үзе дә гаилә җылысы, бәхетлә парларның яшәү нурын бүләк итте.

Быел бәйрәмгә танылган поп-группа «Квест пистолс»  чакырылган иде. Моннан соң, быел безнең бәйрәмдә Татарстанда беренче мәртәбә Кытай, Казахстан, Мәскәү, Казан пиротехниклары фейерверк фестивале уздырдылар. Фейерверк сәгать дәвамында барды, алабугалыларның күңеленә хуш килде.

Яңа туган малайга сирәк очрый торган Ницат дигән исем кушылды. Ул Агаевларның дус,тату гаиләсендә өченче бала.

2014 елның 28 августында “Энергетик” мәдәният сараенда КАМАЗ һәм шәһәр төзелеше ударникларының слеты узды. Слетта ТР премьер-министры И.Ш.Халиков, Дәүләт Думасы депутаты Ә.Когогина, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры С.Когогин, шәһәр мэры В.Г.Шайхразиев катнаштылар.

     Бәйрәмне ГХАТ идарәсе баш белгече Э.В.Фазлыева алып барды.

Яңгырлы көн булуга кармастан, җыенга кеше күп җыелган иде. Җыен башланыр алдыннан халык алдында Италиядән килгән фольклор ансамбле чыгыш ясады. Халык алдында Алабуга муниципаль башлыгы Г.Е.Емельянов, Республиканың министрлык вәкилләре, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Л.А.Барышев чыгыш ясады.

Җыенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ф.В.Вәлеев, район башлыгы Ф.М.Дәүләтшин, район Советы председателе урынбасары Р.Э.Билалов, Совет аппараты җитәкчесе Ф.Ф.Камалов, район башкарма комитеты башлыгының социаль эшләр буенча урынбасары М.А.Платонова катнашты. Дәүләт  Советы депутаты халык сорауларына уңай  җавап бирде, һәм булышырга ышандырды.  Җыенда  һәр авыл җирлегенең  почетлы гаиләләре  тәбрикләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан, халык, тематик концерт карап, ял итте.

       2014 елның 28 август көнне Яр Чаллы шәһәренең “Нур” яшьләр үзәгендә “Яшь  гаиләләр белән эшләүнең заманча алымнары”  темасына түгәрәк өстәл узды. Очрашуда яшь гаиләләр һәм Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек, белем, ГХАТ, физкультура һәм спорт идарәләре хезмәткәрләре, югары уку йортлары, җәмәгать оешмалары, СМИ һәм яшьләр оешмалары белгечләре катнаштылар.

Вячеслав Михайлович Гусляровлар гаиләсенә иминлек, тыныч тормыш теләп, чәчәкләр,бүләк һәм ашамлыклар пакеты тапшырды.

Павел Егорович белән Лидия Алексеевна 1975 нче елның 1 нче мартында өйләнешәләр. Гаилә башлыгы совхозда тракторчы булып эшли, ләкин автокатастрофага очрап, инвалид кала. Буш вакытларында ул агачтан кисеп әстәлләр ясау белән шөгыльләнә. Лидия Алексеевна белән Павел Егорович 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Катя Екатерининск мәктәбендә укытучы булып эшли. Уртанчы кызлары яшьтән инвалид. Улларя СМП Нефтегаз да эшли. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International