Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре 2014 елның 29 августында Николай Александрович һәм Мария Семеновна Фирсовлар гаиләсен 70 еллык бәйрәмнәре белән котладылар.
70 ел бергә яшәүче парлар бик сирәк. Андыйлар сабырлык, бер-береңне хөрмәт итә һәм ярата белү кебек кыйммәтле сыйфатларга ия булалар. Аларның йөрәкләренә саф хисләргә тирән ышаныч яшеренгән. Шушындый олуг юбилейны каршылаучылар, әлбәттә, ниндидер каршылыклар, хәтер калдырулар, кыенлыклар аша үтеп, озын һәм бәхетле тормыш кичергән. Мондый батырлыкны һәркем булдыра алмый.
Николай белән Мария 1943 елда танышалар. Ул вакытта Николай Александрович Бөгелмә районы мәктәпләрендә военрук булып эшли иде. Ә аннары пенсиягә чыкканчы, 1946 елдан 1987 елга кадәр, Бөгелмә урман хуҗалыгында бухгалтер вазифаларын башкарды. Мария Семеновна исә 1947 елдан пенсиягә чыкканчыга (1980 ел) кадәр Бөгелмә шәһәре предприятиеләрендә (урман хуҗалыгы, аракы заводы, ПродОРС, һөнәри белем бирү оешмаларында) хезмәт итте. Фирсовлар гаиләсендә ике кыз үсте, хәзер 3 онык һәм 4 оныкчыклары бар. Олы яшьтә булуларына карамастан, Николай Александрович белән Мария Семеновна бик күркәм, аралашучан һәм ачык йөзле кешеләр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм моннан күп еллар элек бер-берсен бәйләгән җылы хисләрне озаграк саклауларын теләделәр.
“Мин игътибар белән сезнең райондагы күңелле вакыйгаларны күзәтеп барам- яр буе төзелешен, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, өйләр ачылу. Сезнең программаларда бик актив катнашуыгыз бик тә сөенечле” – дигән сүзләр белән балалар бакчасы ачу тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин бакча җитәкчесе Хәбирә Фәизова яңа техника алырга сертификат тапшырды.
Район башлыгы Анатолий Иванов әйтүенчә яңа балалар бакчасы гади генә мәктәпкәчә балалар оешмасы булмаячак, ул балалар өчен уен мәйданчыгы, физькултура, музыкаль, акт заллары, писохолг кабинты булган балалар өчен тулы бер шәһәр булачак. Райн башлыггы интерактив комплекс бүләк итте.
ТР Парламент хуҗасының чираттагы очрашуы Мамадыш совхозында яңа өйгә күчүче, бүгенге көнгә хәтле баракта яшәгән, бәхетле гаиләләр белән булды. Монда тагын бер яңа йорт сафка басты.
Мамадыш шәһәрендә тагын бер спорт объекты барлыкка килде. Анда беренче уен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның гол кертүе белән башланыып китте.
Ачылу тантанасында район башлыгы Анатолий Иванов әйтүенчә, биредә спорт мәйданчыгы ачыганчы ук биредә балалар футбол уйный иде. Бу инде мәйданчык буш тормаячак дигән сүз.
Танатаналы ачылу тантанасында ТР яшьләр һәм спорт эше министраы Рафис Бурганов катнашты.
Тукай муниципаль районының Мәләкәс авыл җирлегендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Комаров катнашында халык җыены узды.
Чараның мәртәбәле кунаклары булып районда 50 ел һәм аннан да артык бергә гомер иткән өлкән парлар чакырылган иде. Район җитәкчелегенең халык белән очрашуы веакытында мондый үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү куркәм гадәткә әйләнеп китте.
Паркта алдынгы һәм хезмәт кешеләрне хөрмәтләделәр. Алар арасында иң яшь баланың, 50-нче булып туган баланың, игезәкләрнең ата-анасын район һәм поселок башлыклары котлап киттелләр.Шайдуллин Марсель әфәнде, Галеева Роза ханым күп еллар бергә торган, тату гаиләләрне дә ихтибарсыз калдырмадылар. Бәйрәм бик матур, ямьле үтте, эстрада артистлары да халыкның күңелләрен күтәрделәр.
Бүген тантаналы рәвештә 152 нче гимназия территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Бу тантана Республика һәм белем көненә туры китерелде.
Социаль институты гаиләдә гореф-гадәтләрне саклап калу һәм ныгыту, баларга граждан-патриотик тәрбия бирю максатыннан бу тантанага 50 ел бергә яшәгән ике гаилә чакырылды. Шәһәр мэры Илсур Рәис улы Метшин “алтын” юбилярларны шәхсән котлады һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Түбән Кама ГХАТ идарәсендә белгечләрнең балалары тарафыннан ясалган рәсемнәрдән төзелгән “Салават күпере буйлап яланаяк” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Кечкенә рәссамнарның картиналарында узып баручы җәйнең гүзәл мизгелләре сурәтләнгән. Моннан тыш сабыйларның рәсемнәрендә өйләрендә яшәгән Фунтик исемле песи һәм Манюня атлы ташбака, салават күпере буйлап югары йөгергән болытлар, алтын көзнең ямьле күренешләре тасвирланган. Күргәзмәгә үз эшләрен тәкъдим иткән малай һәм кызларның барсына да истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә иң кечкенәләр тиздән аппликация, квиллинг, канзаши кебек техникаларны үзләштереп, әлеге кул эшләре белән тагын бер күргәзмәдә катнашу теләкләре барлыгын белдерделәр.
Түбән Кама ГХАТ идарәсендә милитари стилендагы никах теркәү тантанасы булып узды. Яшь пар Гөлнара белән Денис туйларының хәрбиләрчә стильдә узачагын инде күптән билгеләп куеп, әлеге уйларын тормышка ашыра да башлаганнар. Никах теркәү тантанасына кәләш хәрбиләрнең формалары тегелә торган тукымадан тегелгән туй күлмәге киеп килде. Кияү белән кәләшнең туган тумачалары, иптәшләре – барысы да милитари стиленда киенгән иде. Моннан тыш, Гөлнара белән Денис тантаналар залыннан чыгуга, кияү дуслары кечкенә генә театраль тамаша оештырып кунакларның күңелләрен күрделәр.
Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы -А.В.Тыгинның районның иң алдынгы гаиләләре белән очрашуы.
Яшел Узән районы Свияжск авыл жирлегендә, Республика көне уңаеннан, шәһәр башлыгы Александр Васильевич Тыгин, районның иң алдынгы гаиләләре белән очрашу кичәсе уздырды. Очрашуга 8 пар чакырылган иде, алар – Тимофеев, Головин, Садриев, Фатыхов, Ярхамов, Сайфутдинов, Захаров һәм Засыпкиннар гаиләләре. hәрбер гаилә район усешенә уз өлешен кертеп, лаеклы һәм файдалы эз калдырган. Очрашу Гранд-Свияжск утравында узды, пар кугәрченнәргә музей хезмәткәрләре кызыклы экскурсия уткәрделәр, аннары ял итеп, капкалап алырга көндезге ашка чакырылдылар.
Тугәрәк өстәл артында, Яшел Узән районы һәм шәһәре башлыгы Александр Васильевич Тыгин, барлык урнәк гаиләләрне Республика көне белән котлап, чәчәк бәйләме белән истәлекле буләкләр тапшырды. Гомерегез дә яз кебек якты, кояшлы, аяз кукле, нурлы булсын дигән теләктә калабыз. Мондый очрашулар ел саен уздырырга тиеш дигән теләктә калдылар.
Әлеге тантанага республиканың шәһәр һәм районнарыннан 53 гаилә чакырылган. Алар арасында безнең район вәкилләре -- Әнәс һәм Сания Яруллиннар да бар.
Бу гаилә әлкилеләргә яхшы таныш. Әнәс Яруллин бөтен гомерен медицинага багышлаган шәхес.Ул 37 ел районыбыз халкының сәламәтлеге сагында торды. Шуның 28 елын баш табиб булып эшләде. Ул җитәкчелек иткән чорда район сәламэтлек саклау системасы тамырдан үзгәреш кичерде, заманча дәрәҗәгә күтәрелде. Әнәс Әхлиулла улы бик таләпчән, булдыклы, абруйлы җитәкче булды. Гаилә учагын саклаучы Сания Госман кызы да укымышлы, зыялы, нәзәкатле һәм чибәр ханым. Ул математика укытучысы. Гомере буе мәгариф өлкәсенә багышлады.
Яруллиннар өч егет үстерделәр. Улларының һәркайсы тормышта үз юлын тапкан, матур гаилә корган. Киленнәре, 3 оныклары белән матур гына яшәп яталар.
Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды белгечләре 2014 нче елның 28 августында ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 9 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Тантанага килгән бәхетле ханымнарны сабыйлары туу белән белән котлап, балаларын чын Рәсәй гражданнары итеп тәрбияләүне теләделәр.
Котлыйбыз сезне –бәбиегез туды!
Бирсен сезгә бары куаныч!
Игелеге өчен тотып сөяр җимеш,
Авыр чакта булсын юаныч.