Түбән Камада милитари стилендагы никах теркәү тантанасы булып узды

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә милитари стилендагы никах теркәү тантанасы булып узды. Яшь пар Гөлнара белән Денис туйларының хәрбиләрчә стильдә узачагын инде күптән билгеләп куеп, әлеге уйларын тормышка ашыра да башлаганнар. Никах теркәү тантанасына кәләш хәрбиләрнең формалары тегелә торган тукымадан тегелгән  туй күлмәге  киеп килде.  Кияү белән кәләшнең туган тумачалары, иптәшләре – барысы да милитари стиленда киенгән иде. Моннан тыш, Гөлнара белән Денис тантаналар залыннан чыгуга, кияү дуслары кечкенә генә театраль тамаша оештырып кунакларның күңелләрен күрделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International