Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миннеханова исеменнән республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итү була

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Әлеге тантанага республиканың шәһәр һәм районнарыннан 53 гаилә чакырылган. Алар арасында безнең район вәкилләре  --  Әнәс һәм Сания Яруллиннар да бар.

     Бу гаилә әлкилеләргә  яхшы таныш. Әнәс Яруллин бөтен гомерен медицинага багышлаган шәхес.Ул 37 ел районыбыз халкының сәламәтлеге сагында торды. Шуның 28 елын баш табиб булып эшләде. Ул җитәкчелек иткән чорда район сәламэтлек саклау системасы тамырдан үзгәреш кичерде, заманча дәрәҗәгә күтәрелде. Әнәс Әхлиулла улы бик таләпчән, булдыклы, абруйлы җитәкче булды. Гаилә учагын саклаучы Сания Госман кызы да укымышлы, зыялы, нәзәкатле һәм чибәр ханым. Ул математика укытучысы. Гомере буе мәгариф өлкәсенә багышлады.

   Яруллиннар өч егет үстерделәр. Улларының һәркайсы тормышта үз юлын тапкан, матур гаилә корган. Киленнәре,  3 оныклары белән матур гына яшәп яталар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International