Түбән Кама ГХАТ идарәсендә белгечләрнең балалары тарафыннан ясалган рәсемнәрдән төзелгән “Салават күпере буйлап яланаяк” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Кечкенә рәссамнарның картиналарында узып баручы җәйнең гүзәл мизгелләре сурәтләнгән. Моннан тыш сабыйларның рәсемнәрендә өйләрендә яшәгән Фунтик исемле песи һәм Манюня атлы ташбака, салават күпере буйлап югары йөгергән болытлар, алтын көзнең ямьле күренешләре тасвирланган. Күргәзмәгә үз эшләрен тәкъдим иткән малай һәм кызларның барсына да истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә иң кечкенәләр тиздән аппликация, квиллинг, канзаши кебек техникаларны үзләштереп, әлеге кул эшләре белән тагын бер күргәзмәдә катнашу теләкләре барлыгын белдерделәр.