Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре 2014 елның 29 августында Николай Александрович һәм Мария Семеновна Фирсовлар гаиләсен 70 еллык бәйрәмнәре белән котладылар.
70 ел бергә яшәүче парлар бик сирәк. Андыйлар сабырлык, бер-береңне хөрмәт итә һәм ярата белү кебек кыйммәтле сыйфатларга ия булалар. Аларның йөрәкләренә саф хисләргә тирән ышаныч яшеренгән. Шушындый олуг юбилейны каршылаучылар, әлбәттә, ниндидер каршылыклар, хәтер калдырулар, кыенлыклар аша үтеп, озын һәм бәхетле тормыш кичергән. Мондый батырлыкны һәркем булдыра алмый.
Николай белән Мария 1943 елда танышалар. Ул вакытта Николай Александрович Бөгелмә районы мәктәпләрендә военрук булып эшли иде. Ә аннары пенсиягә чыкканчы, 1946 елдан 1987 елга кадәр, Бөгелмә урман хуҗалыгында бухгалтер вазифаларын башкарды. Мария Семеновна исә 1947 елдан пенсиягә чыкканчыга (1980 ел) кадәр Бөгелмә шәһәре предприятиеләрендә (урман хуҗалыгы, аракы заводы, ПродОРС, һөнәри белем бирү оешмаларында) хезмәт итте. Фирсовлар гаиләсендә ике кыз үсте, хәзер 3 онык һәм 4 оныкчыклары бар. Олы яшьтә булуларына карамастан, Николай Александрович белән Мария Семеновна бик күркәм, аралашучан һәм ачык йөзле кешеләр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм моннан күп еллар элек бер-берсен бәйләгән җылы хисләрне озаграк саклауларын теләделәр.