ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2014 ел
шимбә

Шушы тантанада  Министрлар Кабинеты идарәсе җитәкчесе Э.А.Зарипова катнашты. Бу чара район тарихында матур эз калдырган якташларны, бүгенге көндә район тормышында актив катнашучыларны очраштырды. Бу тантанага районның үрнәк, дус һәм тату гаиләләре дә чакырулы иде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннын кунаклар изге Биләр урынына сәяхәт кылдылар. 

Республика көнендә Баулы  муниципаль районы Башлыгы  А.Г.Хабибуллинның  районның иң алдынгы гаиләләре белән очрашуы узды.   Очрашуга 5 пар чакырылган иде, алар – Салихов, Гафиятуллин, Закиров, Хайруллин  һәм  Галиуллиннар гаиләләре. Рөстәм абый һәм Гөлсирә апа, Гали абый һәм  Тәслия апа, Айрат абый һәм Нәфисә апа, Миннекасыйм абый һәм Гөлсәвия апа, Фәниз абый һәм Люция апа район үсешенә үз өлешен кертеп, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән,  яшь буынга үрнәк булган, илебезнең нигезе булган гаилә традицияләрен саклаган парлар.

  Район башлыгы Альберт Хабибуллин  барлык урнәк гаиләләрне Республика  көне  белән котлап, Рәхмәт хатлары,  чәчәк бәйләме һәм истәлекле буләкләр тапшырды.

Һәркөнне Яна Савин районы ЗАГС бүлегендә 50гә якын яңа туган бала теркәлә. 29  август аенда 2014 елның Республика көне алдыннан ЗАГС бүлегендә - 5500 бала теркәлде.

Богатовлар Александр һәм Гөлнар гаиләсендә кыз бала туган. Бәхетле әти-әни нәни сабыйга бик матур исем биргәннәр. Бу исемнең тәрҗемәсе матур, сөйкемле дигәнне аңлата. ЗАГС булеге хезмәткәрләре  аларга исәнлек-саулык теләп, тагын көтеп калуларын әйтеп калдылар . 

         30 нчы августта - Республика конендэ Элки муниципаль  районы ГХАТ булегендэ бик матур пар- Зиятдинов Ринат Касыйм улы хэм Сабирова Эльмира Замир кызы никахын теркэде. Алар икесе дэ  Элки районы  ОВД булегендэ эшлилэр. Кэлэш этисе хонэрен сайлаган, этисе ОВД булегендэ 35 ел эшлэп лаеклы ялга чыкты. Коллегалары да яшьлэрне, яна тормышка аяк баскан кон белэн котларга килделэр.

 


29
август, 2014 ел
җомга

Республика көне бәйрәме алдыннан, 29 август көнендә Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 4 пар тантаналы рәвештә язмышларын бер-бере белән бәйләделәр.

Яшь Кайбычлыларга шәхесне раслаучы документны Татарстан буенча Россия Федераль миграциясе хезмәте идәрәсенең Кайбыч районындагы территориаль пункты житәкчесе Фәния Кәлимуллина тапшырды.

ГХАТ бүлеге житәкчесе Рафия Зөфәр кызы барлык  яшь гражданнарны сәламләп,  космосны беренчеләрдән булып буйсындырган, дәхшәтле Бөек Ватан сугышында жиңу яулаган ватаныбыз –Россия  белән  горурланырга кирәклеген әйтеп узды, киләчәктә туган илебезнең  байлыгын арттырыр өчен  белемгә омтылырга эндәде.

 Яшүсмерләр бу чарадан туган илебезнең киләчәге алар кулында булуын  аңлап таралыштылар.

Республика көне һәм шәһәр көне уңаеннан, Түбән Камада беренче пионерлар әйдаманы булып эшләгән Роза Исламовна Комиссарчикка Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Метшин исеменнән котлаулар һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 27 елдан артык Роза Исламовна шәһәребезнең беренче номерлы мәктәбендә уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Күп санлы грамоталар, медальләр  иясе Роза ханым 1966 елда “Знак почета” ордены белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Леонид Давыдович белән алар 55 елдан артык бергә гомер кичерәләр, бер ул ике игезәк кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Район Башлыгы исеменнән Роза Комиссарчикны Түбән Кама ГХАТ идарәсенең җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Разия Исламова котлады. 

29 нчы август көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә районыбызның иң кечкенә гражданнарынатуу турындагы таныклыклар,ана (гаилә)капиталына сертификатлар һәм 14 яше тулган яшь гражданнарга паспортларны тантаналы рәвештә тапшыру булды.

   Әлеге чарага 7 бала әнкәсе Наталья Зайөева чакырылган иде.Аның олы улына 32 яшь,кече кызына 11 яшь тулды.Күпбалалы әнкә профессиясе буенча укытучы һәм аның өч баласы да шулай ук  укытучы һөнәрен сайлаганнар.

    Шулай ук әлеге чарада Тәтеш районыннан ТР Президенты Р.Н.Минниханов белән очрашуга баручы Старшининнар пары да катнашты.

29 август көнне район башлыгы Эдуард Дияров иң яхшы гаиләләрне котлады. Тантана җылы атмосферада үтте. Һәр гаиләгә бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Ә 4 бала үстерүче Бочкаревлар гаиләсе пылесос белән бүләкләнде. 

Ике мең ундуртенче елның егерме тугызынчы август аенда Казанлылар өчен мөһим булган Шәһәр көне һәм Республика көне алдыннан бездә утыз бер пар язылышты. Безнең шәһәр яш парлар өчен бәхет символы булып тора. Монда алар тудылар, үстеләр, мәктәпне тәмамладылар  һәм шәһәрнең киң якты урамнарында узләренең мәхәбәтләрен таптылар. Алексей Казанның “Биляр” ресторанында сөйгәненең кулын сорый. Александра белән  Сергей 85 мәктәпне беренче класстан бергә укып тамамлаганнар. Буген алар олы тормыш юлына аяк басалар. Бәхетле парлар булып никахларын законлаштырганнар.

Туган шәһәребездә бер-берсе белән  сөешеп,  яратып, бәхетле, тигез гомер яшәсеннәр  дип калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International