29 нчы август көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә районыбызның иң кечкенә гражданнарынатуу турындагы таныклыклар,ана (гаилә)капиталына сертификатлар һәм 14 яше тулган яшь гражданнарга паспортларны тантаналы рәвештә тапшыру булды.
Әлеге чарага 7 бала әнкәсе Наталья Зайөева чакырылган иде.Аның олы улына 32 яшь,кече кызына 11 яшь тулды.Күпбалалы әнкә профессиясе буенча укытучы һәм аның өч баласы да шулай ук укытучы һөнәрен сайлаганнар.
Шулай ук әлеге чарада Тәтеш районыннан ТР Президенты Р.Н.Минниханов белән очрашуга баручы Старшининнар пары да катнашты.