ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

      1 сентябрьдә Менделеевск шәһәрендә С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә ачылышы булды. Әлеге бинада Менделеевск муниципаль районының ГХАТ бүлеге урнашкан. Ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашты. ГХАТ бүлеге башлыгы тарафыннан гаилә тормышы юбилярларын тантаналау буенча чара үткәрелде. Гаилә корып яши башлауларына 5 елдан алып 60 елга кадәр булган парлар әлеге чарада бик теләп катнаштылар.

      Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Б.Т. Хафизов булды. Ул үзенең мөрәҗәгатендә мондый чараларның әһәмиятлеген искәртеп үтте.


31
август, 2014 ел
якшәмбе

 

      Шимбә көнне яраткан Яшел Үзән шәһәребез үзенең 82 нче еллык туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәмне “Коляска парады” ачып жибәрде. Шулай ук, алтын “яшьләрне” котлау тантанасы “Авангард” стадионында булып узды. Панин, Бухарев, Скороспехов   һәм Нуруллиннар гаиләләре август аенда 50 еллык – алтын туйларын билгеләп үттеләр, аларнын гаилә фотоларын (яшь чакларын  һәм бүгенге көндәге) зур экранда, барлык стадионга күрсәттеләр. Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы А.В.Тыгин “алтын яшьләрне”  шатлыклы вакыйга белән котлады. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә, Татарстанның премьер-министры урынбасары Камалтынов Ю.З. катнашты. Тантана бәйрәм концерты һәм фейерверк  белән тәмамланды.


30
август, 2014 ел
шимбә

      Шушы тантанада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Э.Ә.Зарипова катнашты. Бу чара район тарихында матур эз калдырган якташларны, бүгенге көндә район тормышында актив катнашучыларны очраштырды. Бу тантанага районның үрнәк, дус һәм тату гаиләләре дә чакырулы иде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннын кунаклар изге Биләр урынына сәяхәт кылдылар. 

30 август Татарстан Республикасы көнендә район Башлыгы Ф.М.Камаев 25 авыл җирлегеннән 25 матур гаиләне котлады. Ул аларга рәхмәт хатлары хәм истәлек бүләкләре тапшырды.

2014  елның  30  августында , Татарстан  Республикасы    көнендә Федераль миграция  хезмәте  идарәсе ,  ЗАГС  бүлеге  һәм  яшьләр  эшләре  буенча  идарә    тарафыннан  оештырылган  уртак  чара  булып  узды.

 Россиянең  яшь  гражданнарына  тантаналы  шартларда  паспортлар  тапшырылды.  Әлеге  истәлекле  чара  алар күңелендә  гомерлеккә  сакланачак. 

30 нче августта,  Республика һәм нефтьчеләр көнен, шәһәр бәйрәмен билгеләп үткәндә, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.  Чарада күп еллар бәхетле гаилә булып яшәүче, күркәм тормыш һәм хезмәт юлы үткән,  тәртипле балалар тәрбияләгән, яшь буынга үрнәк булырдай, районыбызның горурлыгы булган  парлар да катнашты.

Баулы район Башлыгы Альберт Хабибуллин һәр баланы җылы котлап паспортларны тапшырды. Шушы көннәрдә Баулы шәһәрендә эшлекле визит белән булган Свердловск өлкәсе делегациясе әгъзасы Свердловск өлкәсе Артин шәһәр төбәге башлыгы урынбасары О.А.Голых яшүсмерләрне гомергә бер генә тапкыр килә торган бәхетле вакыйга белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тантаналы чара барышында район Башлыгы Альберт Хабибуллин әтиле-уллы  Рөстәм һәм Рим Хакимовларга “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары билетларын тапшырды.

Яңа уку елы башлану алдыннан - 2014 елның 30 августында Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә, гаилә ныклыгы традицияләрен һәм балалар белән яшүсмерләрдә  ватанпәрвәрлекне тәрбиләүне  ныгыту максатыннан, 14 яше тулган Россия Федерациясенең 10 гражданына тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Бәйрәм чараларында Россиянең федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы Бөгелмә районындагы бүлекчәсе башлыгы хәрби хезмәт полковнигы  Р.Г.Гарифуллин, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе  И.И.Сагдиева катнаштылар. Паспортларны яшь бөгелмәлеләргә Бөгелмә шәһәре башлыгы урынбасары И.Б.Белова тапшырды.

  2014 елның 30 августында Буа шәһәре үзенең туган көнен һәм Республика көнен билгеләп үтте. Район башлыгы А.К.Айзетуллов буалыларны һәм шәһәребез кунакларын сәламләде һәм бәйрәм белән котлады: “Бүген буалылар ышаныч белән алга карый чөнки экономик базыбыз стабиль алга бара, күп кенә социаль объектлар ачыла, балалар саны арта. Барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек, бәхет, шатлык телим”,- диде район башлыгы. Шулай ук Казан кунаклары да үзләренең котлауларын җиткерделәр. Бәйрәм район күләмендә уздырылган чәчәкләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән дәвам итте, ә кич белән буалылар һәм район кунаклары Республика күләмендә уздырыла торган “Созвездие-Йолдызлык” гала конөертын карап ял иттеләр.      

30-нче августа Спас районы  Мәдәният йортының иркен залында  район башлыгы Камил Нугаев иң яхшы гаиләләр белән очрашты. Бу бәйрәмдә шәһәрдән Кадыйровлар, Базыйровлар, Илюшиннар, Исаевлар, Мөхәммәтшиннар, Иске Рәҗәп авылыннан Хәмидуллиннар, Кураловодан Савиновлар, Чәчәкле авылыннан Галиевлар гаиләсе катнашты. Һәр гаилә тарихы үзенчә кызыклы, аларның һәрберсе район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән, ә кайберәүләр өчен бигрәк тә истәлекле булуы белән хәтердә калачак. Бәйрәмнең рәсми өлеше  үзәк мәйданда шушы гаиләләрне котлау һәм бүләкләү белән башланып китте. Халыкның көчле алкышлары астында һәр пар сәхнәгә күтәрелде, аларга рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Мәдәният сарае каршындагы мәйданда башта – Республика көненә багышланган митинг, соңыннан “Чәчәк ат, Татарстан”, девизы астында фольклор коллективларының бәйрәм концерты булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International