30-нче августа Спас районы Мәдәният йортының иркен залында район башлыгы Камил Нугаев иң яхшы гаиләләр белән очрашты. Бу бәйрәмдә шәһәрдән Кадыйровлар, Базыйровлар, Илюшиннар, Исаевлар, Мөхәммәтшиннар, Иске Рәҗәп авылыннан Хәмидуллиннар, Кураловодан Савиновлар, Чәчәкле авылыннан Галиевлар гаиләсе катнашты. Һәр гаилә тарихы үзенчә кызыклы, аларның һәрберсе район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән, ә кайберәүләр өчен бигрәк тә истәлекле булуы белән хәтердә калачак. Бәйрәмнең рәсми өлеше үзәк мәйданда шушы гаиләләрне котлау һәм бүләкләү белән башланып китте. Халыкның көчле алкышлары астында һәр пар сәхнәгә күтәрелде, аларга рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.