Яшь Кайбычлыларга шәхесне раслаучы документны Татарстан буенча Россия Федераль миграциясе хезмәте идәрәсенең Кайбыч районындагы территориаль пункты житәкчесе Фәния Кәлимуллина тапшырды.
ГХАТ бүлеге житәкчесе Рафия Зөфәр кызы барлык яшь гражданнарны сәламләп, космосны беренчеләрдән булып буйсындырган, дәхшәтле Бөек Ватан сугышында жиңу яулаган ватаныбыз –Россия белән горурланырга кирәклеген әйтеп узды, киләчәктә туган илебезнең байлыгын арттырыр өчен белемгә омтылырга эндәде.
Яшүсмерләр бу чарадан туган илебезнең киләчәге алар кулында булуын аңлап таралыштылар.