Түбән Камада беренче пионер әйдаманы Роза Комиссарчикны Республика һәм шәһәр көне уңаеннан котлап, бүләк тапшырдылар

2014 елның 29 августы, җомга

Республика көне һәм шәһәр көне уңаеннан, Түбән Камада беренче пионерлар әйдаманы булып эшләгән Роза Исламовна Комиссарчикка Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Метшин исеменнән котлаулар һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 27 елдан артык Роза Исламовна шәһәребезнең беренче номерлы мәктәбендә уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Күп санлы грамоталар, медальләр  иясе Роза ханым 1966 елда “Знак почета” ордены белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Леонид Давыдович белән алар 55 елдан артык бергә гомер кичерәләр, бер ул ике игезәк кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Район Башлыгы исеменнән Роза Комиссарчикны Түбән Кама ГХАТ идарәсенең җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Разия Исламова котлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International