2014 елның 28 август көнне Яр Чаллы шәһәренең “Нур” яшьләр үзәгендә “Яшь гаиләләр белән эшләүнең заманча алымнары” темасына түгәрәк өстәл узды. Очрашуда яшь гаиләләр һәм Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек, белем, ГХАТ, физкультура һәм спорт идарәләре хезмәткәрләре, югары уку йортлары, җәмәгать оешмалары, СМИ һәм яшьләр оешмалары белгечләре катнаштылар.