Җыенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ф.В.Вәлеев, район башлыгы Ф.М.Дәүләтшин, район Советы председателе урынбасары Р.Э.Билалов, Совет аппараты җитәкчесе Ф.Ф.Камалов, район башкарма комитеты башлыгының социаль эшләр буенча урынбасары М.А.Платонова катнашты. Дәүләт Советы депутаты халык сорауларына уңай җавап бирде, һәм булышырга ышандырды. Җыенда һәр авыл җирлегенең почетлы гаиләләре тәбрикләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан, халык, тематик концерт карап, ял итте.