Вячеслав Михайлович Гусляровлар гаиләсенә иминлек, тыныч тормыш теләп, чәчәкләр,бүләк һәм ашамлыклар пакеты тапшырды.
Павел Егорович белән Лидия Алексеевна 1975 нче елның 1 нче мартында өйләнешәләр. Гаилә башлыгы совхозда тракторчы булып эшли, ләкин автокатастрофага очрап, инвалид кала. Буш вакытларында ул агачтан кисеп әстәлләр ясау белән шөгыльләнә. Лидия Алексеевна белән Павел Егорович 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Катя Екатерининск мәктәбендә укытучы булып эшли. Уртанчы кызлары яшьтән инвалид. Улларя СМП Нефтегаз да эшли.