Район башлыгы Чүпрәледә яшәүче күркәм гаилә парлары белән очрашты

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

28 август көнне район ЗАГС бүлегендә районның иң күркәм гаилә парлары хөрмәтләнде. Бу гаиләләр арасында озак еллар бергә гомер кичереп, юбилейлы даталарын билгеләп үтүче, күп бала тәрбияләп үстерүче яшь, авыл хуҗалыгы алдынгылары, тормыш юлын балаларга белем бирүгә багышлаган, асрауга бала алып үстергән күркәм гаиләләр хөрмәтләнде.

      Тантанада катнашучыларны район башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Шакир Ягудин, Ринат Гайзатуллин, Рашит Гафиятуллин сәламләде һәм гаилә традицияләрен буыннан буынга җиткереп хезмәт иткәннәре, җәмәгать эшендә актив катнашканнары өчен хөрмәт сүзләрен белдерделәр.

-       Сез үз үрнәгегездә гаилә төзү ул зур шатлык икәнлеген күрсәтәсез. Олырак буынга

хөрмәтебез тагын да зур, алар илебезнең иң авр елларын үз җилкәләре аша үткәреп, сынмый-сыгылмый яшәүләрен дәвам итәләр, намуслы хезмәт белән мактау казаналар. Нәтиҗәдә, бар авырлыклар бәхеткә, шатлыкка китерүен дәлиллиләр. Бер-берегезне саклап, киләчәктә дә шулай матур итеп, бәхетле яшәгез,- диде район башлыгы Александр Шадриков.

        Барлык гаилә парларына да хөрмәт йөзеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Агымдагы елда игезәк балалары туган Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Карабаевлар һәм Яңа Чүпрәледән Бакировлар гаиләләренә район башлыгы бүләкләр тапшырды.

        Чара барышында район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан конөерт программасы әзерләнгән иде. Алар җылы котлаулар аша сугарылган эчтәлекле җырларын бүләк иттеләр.

        Бирегә чакырылган гаилә парларының һәркайсы хөрмәткә лаек, һәммәсе шушы туган җирләрендә яши, илгә-көнгә лаеклы өлеш кертә алганы белән горурлана.

        Республика һәм район оешу көне алдыннан үткән әлеге бәйрәм үзе дә гаилә җылысы, бәхетлә парларның яшәү нурын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International