Әлеге очрашуда һәр авыл җирлегеннән һәм шәһәрдән семья парлары катнаштылар. Алар төрле профессия вәкилләре: укытучылар, табиблар, фермерлар, почта эшчеләре, күпбалалы семьялар һәм башкалар.
Район Башлыгы В.С.Чершинцев барлык катнашучыларны котлады һәм гаилә – ул тормышның иң мөһим өлеше икәнлеген ассызыклады. Шундый нык, сәламәт, балаларына яхшы тәрбия биргән гаиләләр белән районыбыз, республикабыз һәм гомумән илебез горурлана ала.Юкка гына, гаилә – җәмгыятьнең нигезе дип әйтмәгәннәр.
Очрашу бик җылы һәм дустанә шартларда узды.Кайбер парлар үзләренең гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар һәм “Гаилә бәхете сере кайда ул?” дигән төп сорауга җавап бирделәр.Өстәмә белем бирү үзәге укытучылары һәм укучылары музыкаль программа әзерләделәр. Чара Р.Сафарова башкаруындңа “Родительский дом” җыры белән тәмамланды.
Әлеге чараның кунагы КФУ ректоры И.Р.Гафуров булды.