27 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова Татарстан Республикасында яшәүче үрнәк гаиләләрне кабул итте, анда Кама Тамагы районы Олы Кариле авылындан Галимҗановлар гаиләсе катнашты

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

Иң элек республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 54 гаилә “Казан” гаилә үзәге никахлашу сараенда булдылар. – Без әлеге матур бинаны карадык. Безне котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Күккә күгәрченнәр җибәрү вакыты аеруча күңелгә кереп  калды. Аннан соң безне Кремльдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Үз адресыбызга матур сүзләр ишеттек, Татарстан сәнгать осталары концертын карадык. Шушы онытылмас чара өчен Президентка, барлык оештыручыларга  һәм район башлыгы Зөфәр Гарәфиевка зур рәхмәтебезне  белдерәбез.  Казанга без МР башкарма комитеты ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Елена Халикова җитәкчелегендә  бардык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International