Агымдагы елның 26 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең тантаналар залында район башлыгы Айдар Метшин һәм аның тормыш иптәше Наилә Метшина исеменнән кабул итү тантанасы булып узды. Әлеге чара Республика көне һәм шәһәр көне уңаеннан үткәрелде. Мәртәбәле кабул итүгә шәһәр һәм районыбызның күркәм, күз өстендә кара каш булган, хөрмәт һәм ихтирамга лаек гаиләләре чакырулы иде. Кунакларны сәламләп Айдар Метшин әлеге чараның нәкъ ГХАТ идарәсенең тантаналар залында узуына ишарәләп, моның символик мәгънәгә ия икәнен ассызыклады. Көн сан диярлек дистәләгән яшь пар кавышкан, сабыйларга исем кушылган, юбилярларны хөрмәтләгән залның гөмбәзләре, әйтерсең лә, үзләре үк бүген нигез салынган традициянең озын гомерле булуына ишарәләп, хәер-фатихада торалар, дип белдерде район башлыгы. Үз чиратында Айдар Метшинның тормыш иптәше Наилә ханым алар гаиләсе өчен дә агымдагы елның юбилейлы булуын билгеләп үтте. Быел Метшиннар гаиләсе тормыш корып яши башлауларының көмеш туйларын билгеләп үткән. Кичә барышында шушы араларда гына зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән Мәсъгүт әфәнде белән Зәйнәп ханым Сибгатовларны, алтын юбилярлар Исмәгыйлевлар, Распоповлар, Кротовларны зурлап котладылар. Моннан тыш Республика көне 30 августта никахларын рәсмиләштерәчәк Юрий Павлов белән Лилия Мөхетдинованың ярәшү йоласы булып узды. Кабул итү мәҗлесенең рәсми өлешеннән соң шәһәребезнең мәдәният осталары концерты булды.