Казан шәһәре Киров районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә “алтын” юбилярларны тантаналау үтте

2014 елның 26 августы, сишәмбе

Бик күп җылы сүзләр әйтелде безнең юбилярларга.

         Алар нәкъ 50 ел кулга-кул тотынышып, икәүләшеп таңнарны каршылыйлар. Көннәр, атналар, айлар, еллар үтә, бары тик мәхәббәтләре генә сүнми. Мәхәббәтләре алар өчен генә түгел, шулай ук балалары, оныклары һәм оныкчыклары якорь булып тора. Бергәләшеп шатлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне уртаклашканнар.

Алар арасында:

- Илья улы Юрий һәм Кузьма кызы Мария Цибыннар

- Петр улы Николай һәм Федор кызы Нина Володиннар

- Афанасий улы Виктор һәм Ефим кызы Валентина Башкирцевалар

- Зарип улы Гилемхан һәм Музип кызы Кәшифә Зариповлар

- Николай улы Владимир һәм Василий кызы Чулковалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International