2014 елның 27 августында башкалабыз Казанда Татарстан Президенты исеменнән республикабызның иң яхшы гаиләләрен кабул иттеләр. Бөгелмә районыннан бу тантанага Ягофаровлар гаиләсе тәкъдим ителде. Бер береңне бәхетле итәргә омтылу, якыннарың өчен яшәү, гаиләне саклау, Йортны кору – бу даими хезмәт. Фаит Кадим улы белән Нурия Марс кызы 37 ел инде иңне-иңгә куеп, җылылык һәм мәхәббәт белән тулылындырып, үз Йортларын булдыралар. Бөгелмә шәһәренең үзәк почтасында очраклы рәвештә танышу мәхәббәткә әверелеп, 1977 елның 26 августында Бөгелмә ГХАТ бүлегендә яңа гаиләнең никахы теркәлә.
Фаит Кадим улы һәм Нурия Марс кызы 1984 елдан Бөгелмә шәһәрендә яшиләр һәм хезмәт итәләр. Бүгенге көндә алар танылган хезмәткәрләр: Нурия Марс кызы – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, “Россия Федерациясенең мәгарифе почетлы хезмәткәре”. Фаит Кадим улы 25 елдан артык ГАУЗ “Бөгелмә ҮРБ”ның дәвалау бүлегендә баш врач урынбасары вазифасы белән хирурог-уролог хезмәтен берләштерә. Аның да фидакарь хезмәте Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау Министрлыгыннан Почёт грамоталары белән билгеләнә.
Тату гаилә ике ул тәрбияләп үстерә. Олы уллары Оскар – физика-математика фәннәре кандидаты. Ул хәзерге вакытта Мәскәү хөкүмәтенең фән, сәнәгать сәясәте һәм эшмәкәрлеге Департаменты карамагындагы инвестиция проектлары катнашындагы идарә җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкара. Кечеләре – Тимур – МФТИның (Мәскәү физика-техник институты) 5 курсын тәмамлады һәм РОСНАНОның инфраструктура һәм төзелеш программалары Фондына практик эшкә кереште. Гаиләдә иң мөһиме – бер-береңне аңлау, ышаныч, якыннарыңа мәхәббәт һәм ихтирам, олыларны хөрмәтләү, гаиләдә электән килгән тәртипне саклау, - дип уйлый Ягофаровлар гаиләсе. Гаилә дип берләштерелгән бу Йортта тату һәм шатлыкта яшиләр алар.