ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе
Түбән Кама муниципаль районы Иске Чишмә авыл җирлегендә агымдагы елның 30 ноябренда Әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды
Сайранова Нәзирә Минзәлә районы Гөлек авылында туып үскән. Мәктәпне укып бетергәч, Тулбай авылына кияүгә чыга. Казан авыл хуҗалыгы университетының зооинженерия бүлеген тәмамлый. Тормыш иптәше Сабирҗан белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.

29
ноябрь, 2014 ел
шимбә

29 ноябрьдә  Минзәлә районы Кадрәк мәдәният йортында “Котлы булсын юбилеең!” исемле матур кичә узды. Кадрәк авыл җирлегендә  традициягә әйләнгән бу бәйрәм   инде күп еллар үткәрелә.  55,60,70,80 яшьлек юбилярларны тәбрикләү тантанасында быел барлыгы 26 юбиляр катнашты. Кичәнең иң  кульминацион вакыты булып,  55 ел бергә гомер итүче гаилә парын – Гилязовлар гаиләсен котлау булды.

Но­ябрь­нең соң­гы як­шәм­бе­сен­дә Ана­лар кө­нен бил­ге­ләп үтә­без

Районның төрле авылларында яшәүче 7 гаилә “Гаилә белән бергәләп” бәйгесендә катнашты. 

Күркәм бәйрәм – әниләр көне алдыннан  Баулы шәһәрендә яшәүче Нуреева Сәкинә Шакир кызы икеләтә котлаулар кабул итте
Мамадыш районы авыл җирлекләре сәркәтипләрен АИС ЗАГС программасының яңа версиясенә өйрәтү, алган белемнәрне камилләштерү йөзеннән ГХАТ бүлегендә алар өчен махсус эш урыннары булдырылды.  
Бөтендөнья Аналар көне кысаларында район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда  алты бәхетле әни – Наилә Әминовага, Лилия Кәримовага, Елена Моисеевага, Екатерина Палиновага, Нина Сиразетдиновага, Фәния Хәлиловага   “Ана  капиталы” сертификаты  тапшырылды
28 ноябрь көнне Әлмәт бала тудыру йортында “Әниләр көне” уңаеннан, тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшыру булып узды.

28
ноябрь, 2014 ел
җомга

Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле Әниләр!

Сезне ихлас күңелемнән Аналар көне белән котлыйм!
Әниләр берни белән дә тиңли алмаслык газиз,  кадерле кешеләр! Балаларда кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр тәрбияләү анадан башлана.  Җәмгыятьтә хатын-кызның роле әйтеп бетергесез зур. Ләкин хатын-кызның изге бурычы – Ана  булу. Балалар  мохтаҗлык кичермәсен, сабыйлыкның   рәхәтен тоеп үссен өчен  гаиләдә төп  кайгыртучы булып, һичшиксез, ана  кала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International