Тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшыру

2014 елның 29 ноябре, шимбә

28 ноябрь көнне Әлмәт бала тудыру йортында “Әниләр көне” уңаеннан, тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшыру булып узды.

         Тантананың төп геройлары – яңа туган алты баһадир малай. Шуларның өчесе гаиләдә иң беренче балалар, калган өчесе- икенче балалар.

         Кечкенә нәниләр әниләренең җылы куеннарында йоклаган арада, яшь әти-әниләрне Әлмәт бала тудыру йорты шәфкать туташлары, табиблары һәм ГХАТ идарәсе эшчеләре тантаналы рәвештә котлап, нәниләрнең иң беренче документын – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International