Питрәчтә “Әниләр көне”

2014 елның 29 ноябре, шимбә

Районның төрле авылларында яшәүче 7 гаилә “Гаилә белән бергәләп” бәйгесендә катнашты.

Ул Әниләр көненә багышланган иде.
Үз гаиләләре турында Рушана һәм Альберт Шеваловсийлар - бәйге кунаклары бәян итте.
Алар тәрбиягә алган 9 кыз һәм уллары турында сөйләде.
Һәрбер гаилә җыр, уен-көлке, шигырь аша үзләре турында сөйләп үтте. Татар Казысыннан Вәлиевлар, Питрәчтән Шәйдуллиннар, Иске Йорттан Шәрәповлар, Күннән Нәбиуллиннар, Колайдан Елизаровлар, Ленино-Кокушкинодан Миңнуллиннар, Богородскидан Сәлимгәрәевлар тамашачыларга үз сәләтләрен күрсәтте, гаилә җылылыгы белән бүлеште. Аларның һәрберсе кабатланмас үзенчәлекле чыгышлары белән таң калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International