Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле Әниләр!
Сезне ихлас күңелемнән Аналар көне белән котлыйм!
Әниләр берни белән дә тиңли алмаслык газиз, кадерле кешеләр! Балаларда кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр тәрбияләү анадан башлана. Җәмгыятьтә хатын-кызның роле әйтеп бетергесез зур. Ләкин хатын-кызның изге бурычы – Ана булу. Балалар мохтаҗлык кичермәсен, сабыйлыкның рәхәтен тоеп үссен өчен гаиләдә төп кайгыртучы булып, һичшиксез, ана кала.
Изге бәйрәм уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларымны кабул итегез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет телим. Гаилә учагыгыз сүрелмәсен, балаларыгызның бәхетен, игелеген тоеп, сәламәт булып, тыныч, имин тормышта яшәргә язсын.
Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы А.Р.Шәвәлиева.