Түбән Кама муниципаль районы Иске Чишмә авыл җирлегендә агымдагы елның 30 ноябренда Әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды. Авыл мәдәният йортында оештырылган бу чарага авылның барлык әниләре, әби-апалары да чакырулы иде.Күңел кылларын тибрәндереп башкарылган җырлар, әниләргә багышлап теләнгән матур-матур теләкләр, балаларның дулкынлана-дулкынлана шигырь укулары белән үрелеп барды. Авыл китапханәсе мөдире Любовь Попова тарафыннан оештырылган “Мин кызыксынучан әни” күргәзмәсенә кул эшләренең бик күп төрле техникада башкарылганнары куелган иде. Биредәге чигү үрнәкләре дә, лоскутлардан эшләнгән урын-җир җәймәләре дә, күз явын алырлык канзаши чәчәкләре дә – барысы да әниләрнең күңел җылысын кушып эшләнгән иде.Әниләр дә балалар да бу көнне бик теләп төрле бәйгеләрдә дә катнашырга өлгерде . Араларыннан кемдер “Иң яхшы сәдәф тегүче”, кемдер “Иң оста машина йөртүче”, ә кемдер “Иң шәп аш-су остасы” исеменә лаек булды. Бәйгеләрдә катнашкан бер генә әни дә бәйрәмнән истәлекле бүләксез кайтып китмәде. Авыл халкы, тиздән җитәчәк Яңа ел бәйрәмен дә шулай күңелле үткәрергә язсын дигән теләктә, таралышты.