Баулы шәһәрендә яшәүче Сәкинә ханым котлаулар кабул итә

2014 елның 29 ноябре, шимбә

Күркәм бәйрәм – әниләр көне алдыннан  Баулы шәһәрендә яшәүче Нуреева Сәкинә Шакир кызы икеләтә котлаулар кабул итте.  Берсе аның – әниләр көне белән булса,  икенчесе 85 яшь тулу уңаеннан. Сәкинә апа Хезмәт ветераны, күп еллык намуслы хезмәте өчен  медаль һәм грамоталар белән бүләкләнгән.

Сәкинә Шакир кызы 5 бала  тәрбияләп үстергән, әлеге вакытта онык һәм оныкчыклары өчен куанып яши.

Юбилярга  район Башлыгы Р.Х.Гатиятуллинның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International