Сайранова Нәзирә Минзәлә районы Гөлек авылында туып үскән. Мәктәпне укып бетергәч, Тулбай авылына кияүгә чыга. Казан авыл хуҗалыгы университетының зооинженерия бүлеген тәмамлый. Тормыш иптәше Сабирҗан белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Илзирә Яр Чаллы шәһәрендә яши. Икенче уллары Илвир армия сафларында хезмәт итә. Илсаф 6 класста, Нурислам 2 класста, Тимерхан балалар бакчасына йөри. 2011 елда 20 баш мөгезле эре терлекле гаилә фермасы ачып җибәрделәр.
Сайранова Нәзирә һәм аның гаиләсе авылның мәдәни тормышында да актив катнаша. Алар катнашыннан башка бер концерт та узмый. Нәзирә “Ана даны” медаленә лаек һәм аңа әниләр көне уңаеннан Татарстан президенты бу медальне тапшырды.