Мамадыш районы авыл җирлекләре сәркәтипләрен АИС ЗАГС программасының яңа версиясенә өйрәтү, алган белемнәрне камилләштерү йөзеннән ГХАТ бүлегендә алар өчен махсус эш урыннары булдырылды. Төзелгән график буенча һәр авыл җирлеге сәркәтибе үзенә билгеләнгән көне һәм сәгате буенча ГХАТ бүлегенә килә. Эшләп карау барышында һәр сәркәтип бәясез тәҗрибә һәм туган соруларга җавап ала.
Шуны әйтергә кирәк, сәркәтипләр акт язуларын тикшерүдә дәалмаштыргысыз ярдәмчеләр булып торалар.