ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2014 ел
җомга

     70 яшен тутырган, 50 еллык гомер  юлын бергә матур итеп узган Биектау районы Коркачык авылынаң Мәдинә һәм Габдулла Мортазиннар.
Алдынгы киң профильле механизатор, оста баянчы Габдулла Мортазин Арча районы Штерә авылында туып үскән Мәдинә исемле чибәр кызны тормыш иптәше итеп сайлый. Мәдинә килен булып төшкәндә, каенанасы  каты авыру иде, өйдәге эшләрне эшли алмады. Мәдинәгә җиң сызганып эшкә  тотынырга туры килде. Яшь килен зур йорт хуҗалыгын да көйле итеп алып барды,  башта совхозның  дуңгыз фермасында эшләде, аннан соң склад мөдире вазифаларын башкарды.  
Мәдинә белән Габдулла тормышка карашлары белән генә түгел, иҗатка гашыйк булулары белән дә бер-берсенә тиң килгән. Габдулла – оста баянчы, Мәдинә – җырчы, шигырьләр, мөнәҗәтләр язучы да.

27 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә “Гаилә – ул зур бәхет” дигән конкурс булып узды.

28 ноябрь көнне Түбән Суык-су авыл җирлегенә караган Яңа Мусабай авылында яшәүче хезмәт һәм сугыш ветераны Азгамов Миннегарәй бабай 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны котларга Тукай районы  ГХАТ бүлеге “Ак бабайны” котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырды.

 Азгамовлар гаиләсе бүгенге көндә тигез булып, кече уллары һәм килене тәрбиясендә гомер кичерәләр. Миннегарәй бабай озак еллар колхозда умартачы булып эшләгән.  Бу семьяда 5 бала тәрбияләнеп үскән. Хәзерге көндә 11 оныклары һәм 11 оныкчыклары бар.

  2014 елнын 28 ноябрендә, Кайбыч муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында, Әниләр көне уңаеннан, Галимовлар, Шаһиәхмәтовлар, Шәрәфиевлар гаиләләренә ана (гаилә) дәүләт сертификатларын  тапшыру тантанасы узды.

Балтач мәдәният үзәгендә 28 ноябрь көнне “Кадерле әниләр” исемле бәйрәм чарасы булып узды. Бу тантанага 320 әни чакырылды, шулар арасында күп балалы, ветераннар Советы алдынгылары һәм башка лаеклы әниләр катнашты. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин Түбән Кенәдә яшәүче Лилия Ибраһимовага ТР “Ана медале” белән бүләкләде.

26 ноябрь көнне район мәдәният йортында  әниләргә  багышланган тантаналы чара үтте. Бәйрәмнең кунаклары күп балалы әниләр, быелгы елда үзләренең 4, 5 балаларын тудырган гаиләләр булды. Әниләрне район башлыгы Фаиль Мисбах улы Камаев котлады. Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең бәйрәм концерты программасын  күрсәтте.

28 ноябрь көнендә Арча районында Әниләр көнен зурлап билгеләп үттеләр
Баулы шәһәре  Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында әниләр көненә багышланган кичә узды.  
28 ноябрь көнне Ютазы районында 52 ел бергә тормыш көтүче Насиха Әхмәт кызы һәм Фәһим Әхмадиша улы Маулекаевларны котладылар
28 ноябрь көнне ГХАТ бүлеге эшчеләре  Урыссу бистәсендә 51 ел бергә яшәүче  Сирина Рауф кызы һәм Флүр Гаяз улы Шамсутдиновлар гаиләсен  матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International