27 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә “Гаилә – ул зур бәхет” дигән конкурс булып узды.
Конкурс мираси байлык, гаилә гореф-гадәтләрен саклау нияте белән үткәрелде. Конурста катнашучылар гаиләләренең гореф-гадәтләре, кызыклы вакыйгалары турында сөйләде. Шулай ук конкурсантларның җыр-бию, төрле националь ризыклар пешерү осталыкларына да бик зур бәя бирелде.
Жюри әгъзалары арасында ГХАТ идарәсеннән Л.А. Сальцина да бар иде. Конкурста җиңүчеләр истәлекле буләкләр белән тәбрикләнде.