Хатын-кызның матурлыгы әни булуда

2014 елның 28 ноябре, җомга

28 ноябрь көнендә Арча районында Әниләр көнен зурлап билгеләп үттеләр. Халыкны “Җиһанга да илһам бирә ала аналарның изге йөрәге” дигән искиткеч матур, җылы, якты бәйрәм булды ул. 

— Бала үстерү ул шатлык кына түгел, зур җаваплылык, фидакарь хезмәт тә. Әни авырлыклардан саклый, хаталардан йолып кала, безнең өчен ут йотып тора. Балаларыбыз безгә караганда да бәхетлерәк, тормышлары уңышлырак, игелекле, рәхмәтле булсыннар иде, — диде район башлыгы урынбасары Любовь Осина аналарны бәйрәмнәре белән котлап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International