26 ноябрь көнне район мәдәният йортында әниләргә багышланган тантаналы чара үтте. Бәйрәмнең кунаклары күп балалы әниләр, быелгы елда үзләренең 4, 5 балаларын тудырган гаиләләр булды. Әниләрне район башлыгы Фаиль Мисбах улы Камаев котлады. Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең бәйрәм концерты программасын күрсәтте.