Баулы шәһәре Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында әниләр көненә багышланган кичә узды. Баулы районы Башлыгы урынбасары Ф.Хасиятуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Хуснуллина барлык әниләре җылы котладылар. Күп балалы әниләргә, тәрбиягә алган балаларны һәм инвалид балалар тәрбияләүче әниләргә ихтибар зур булды, аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Зиязова Гүзәл, Ризатдинова Гүзәл, Османова Ләйсән, Сафина Раушания әниләр көнендә Ана Сертификатларына ия булдылар.
Район артистлары көче белән әзерләнгән концерт барлык әниләр өчен бүләк булды.