2014 елнын 28 ноябрендә, Кайбыч муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында, Әниләр көне уңаеннан, Галимовлар, Шаһиәхмәтовлар, Шәрәфиевлар гаиләләренә ана (гаилә) дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы узды.
Пенсия фонды җитәкчесе Г.М. Зиннурова сертификатларны тапшырганда гаиләләргә бердәмлек, сабырлык, рухи ныклык теләде.Сертификатларны куллану тәртибе һәм үзгәрешләр белән таныштырды. Тәбрикләүләргә әниләрнең эш урыннарыннан килгән җитәкчеләр дә кушылды.
Буыннар чылбырын бәйләү максатында, тантанага кунак буларак чакырылган сабыйларның дәү әниләре , үзләренең киңәшләрен бирделәр. Бәйрәм барлык әниләр башкаруында бишек җыры белән тәмамланды.